- Жанр
- Эстрадная музыка
- Лицензия
-
- Автор музыки
- Разида Ахметова
- Автор текста
- Физалия Давлетгареева
- Исполнитель
- Разида Ахметова
- Текст
- ӘТКӘЙ-ӘНКӘЙ - АЛТЫН КАНАТ
Слова Ф.Давлетгареевой
Муз.Р.Ахметовой
1.Рәхмәтләрне сезгә әйтер өчен
Бармы икән сүзләр дөньяда?
Бәхет ташый безнең күңелләрдән
Әткәй-әнкәй имин булганда.
Кушымта:
Әткәй-әнкәебез - алтын канат,
Безнең өчен тормыш тоткасы.
Нинди генә зур юллар үтсәк тә,
Ата йорты – дөнья уртасы.
2.Озын гомер сезгә насыйп булсын.
Әткәй-әнкәй, имин булыгыз.
Сез көткәндә туган өебезгә
Һич киселмәс кайтыр юлыбыз.
3 Әткәй-әнкәйле йорт – оҗмах йорты.
Ишекләре - җәннәт капкасы.
Изге терәк тормыш юлыбызда -
Әткәй-әнкәбезнең догасы.