- Лицензия
- 
                                                              
- Автор музыки
- Разида Ахметова
- Автор текста
- Фанавис Давлетбаев
- Исполнитель
- Разида Ахметова
- Текст
- Әйтмә бер сүз...
 Фанавис Давлетбаев сузлэре
 Рәзидә Әхмәтова кое
 
 1.Әйтмә бер сүз,кирәк түгел,иркәм,
 Карашыңнан гына сиздерче.
 Үзең кебек тышка чыгармыйча
 Күңелемнән генә сөеимче.
 Кушымта:
 Әйтмә бер сүз,кирәк түгел,иркәм,
 Ачылу ул сиңа хас түгел.
 Әйтмәсәң дә,ниләр уйлавыңны
 Күңел сизә,күңел таш түгел.
 
 2.Әйтмә бер сүз,кирәк түгел,иркәм,
 Һәм әлбәттә миңа карата.
 Беләсеңдер,сизәсеңдер,иркәм-
 Күңел сине генә ярата.
 
 3.Әйтмә бер сүз,кирәк түгел,иркәм,
 Карашыңннан гына сиздерче.
 Ахыргача-мәңге яратырга,
 Ташлашмаска гына сүз бирче.