- Теги
- Лицензия
- 
                                                              
- Автор музыки
- Разида Ахметова
- Автор текста
- Гульнара Махиянова
- Исполнитель
- Разида Ахметова
- Текст
- ЙӨРӘК КОШЫМ 
 Гөльнара Махиянова суз.
 Рәзидә Әхмәтова муз.
 1.Сайрыйсың да моңлы итеп,
 Йөрәккә кагыласың,
 Нигә әле сагышларың
 Еракка агыла соң?
 Припев:
 Оча-оча сайра, кошым,
 Өзел, өзел түгелеп,
 Ә моңыңны танымасам –
 Өзмә, зинһар, күңелне...
 Припев:
 2.Битарафлык кочагында
 Йоклый гөл-чәчәкләре:
 Йөрәкләр хиссез чагында
 Төссез киләчәкләре...
 Припев:
 3.Оя үргән моңлы кошым,
 Талда түгел, йөрәктә.
 Читлегенә сыймас моңы
 Талпынырга өйрәтсәң...