RealMusic
Лицензия
Автор музыки
Разида Ахметова
Автор текста
Гульсима Зинатуллина
Исполнитель
Разида Ахметова
Текст
КИЛЕР ИДЕМ
Гөлсимә Зиннәтуллина сүзләре
Рәзидә Әхмәтова көе
1. Язлар булып килер идем, сиңа,
Язның хуш исенә төренеп.
Яшьлегемнең сиреньле язларын,
Бик сагынам, җаным,өзелеп,
Кушымта:
Язлар булып килер идем сиңа,
Гөлсиреньнәр тотып кулыма.
Элеккедәй: “сөям җаным”диеп,
Әгәр чыгып бассаң юлыма...

2. Язлар булып килер идем сиңа,
Килер идем, җаным,кил,дисәң.
Мин һаман да яшьлек язларымда,
Сине көтеп яшим бит дисәң...

3. Язлар булып килер идем сиңа,
Тик соңдыр шул,соңдыр,аппагым.
Ниләр кылыйм,җаным,күргәнем юк,
Абаганың чәчәк атканын...